Ирекле янгынчылар республика Сабан туен сезнең әле күргәнегез юк!

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

    8 июльдә Биектаудагы «Заказанье» мәдәният һәм ял паркы стадионында янгын сүндерүчеләрнең мавыктыргыч ярышлары узачак. Монда Татарстан Республикасы ирекле янгын сагы бүлекчәләре арасында республика ярышлары финалы узачак. Башлана сәгать 10да.
    Мондый тамаша әле юк иде! Паркка керү юлында яңа янгын сүндерү техникасы үрнәкләре - федераль һәм республика бюджетлары хисабына сатып алынган 8 машина куелачак, футбол мәйданчыгында Россия Дәүләт янгын күзәтчелегенең 95 еллыгы уңаеннан янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре арасында футбол һәм волейбол матчлары узачак. Паркның үзендә барлык теләүчеләр янгын сүндерүчеләр белән бергә янгын Сабан туе конкурсларында ярыша ала.
    Программада Тәтеш дәүләт гражданлык яклау көллияте һәм Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге Кадетлар мәктәбе укучыларының күрсәтмә чыгышлары каралган. Биектау муниципаль районының бию һәм эстрада коллективлары да бәйрәм кәефен күтәрәчәк.
    Ярышлар Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең 130 еллыгына һәм Россия Дәүләт янгын күзәтчелегенең 95 еллыгына багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International