Казан шәһәренең «Хезмәт резервлары» стадионында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең надзор эш һәм профилактик эшләр идарәсе командалары арасында мини-футбол буенча юбилей турниры узды. Республиканың барлык районнарыннан җыелма командалар турнирның төп призы – җиңүче кубогы өчен көрәштеләр.
Мини-футбол буенча финал уенында Казан шәһәренең дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре һәм Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең «Динамо» командасы кергән «Рубин» җыелма командасы көч сынашты. Авыр һәм киеренке көрәштә, 6-0 исәбе белән, «Рубин»җыелма командасы җиңде.