Балаларны җәйге каникуллар вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләре белән таныштыру максатыннан Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Казан отрядының Яңа Шигали авылындагы «Царево усадьбасы» торак-коммуналь хуҗалыгын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре Питрәч муниципаль районының Иске Шигали авылы мәктәп яны лагере балалары өчен янгын куркынычсызлыгы буенча тематик дәрес үткәрделәр.
Чара барышында янгын сүндерүчеләр балалар белән мәктәптә, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрделәр, янгын һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта гамәлләрне аңлаттылар, шулай ук балаларга янгын-техник коралның һәм гидравлик авария-коткару инструментының эшен күрсәттеләр. Балаларга янгын сүндерү машинасының мөмкинлекләре, аның күпме су ташуы, янгын сүндергәндә нинди янгын сүндерүчеләрнең нинди янгын стволларын куллануы турында да тыңлау кызык булды.
Чара ахырында балаларга янгынга каршы тематикага белешмәлекләр тапшырылды.