2022 елгы коену сезоны башланганнан бирле Татарстан Республикасының су объектларында 4 кеше, шул исәптән 1 бала һәлак булган. Һәлакәтләрнең сәбәбе-җиһазландырылмаган урыннарда коену.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең КСДИ хезмәткәрләре гражданнарны ышанычлы рәвештә сорый: ялны планлаштырганда сулыклар янында һәрвакыт җиһазландырылган пляжларны сайларга кирәк.