13 июнь көнне Чирмешән районында Күтәмә елгасында тугыз яшьлек малай батып үлгән. Фаҗиганың сәбәбе-су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, бала көндез елгага балык тотарга китә. Балык тотканнан соң малай су коенырга булгандыр, мөгаен. Кызганычка каршы, аның янәшәсендә балага вакытында ярдәмгә килә алучы өлкәннәр юк иде.
Татарстан Республикасының кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов җәй көне балаларны сулыклар янында караучысыз калдырмас өчен ата-аналарга мөрәҗәгать итә.