Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ көчләре һәм чаралары Россия көненә һәм милли татар халык бәйрәме «Сабантуй»га багышланган бәйрәм чаралары вакытында иминлекне тәэмин итүгә җәлеп ителәчәк.
Татарстан Республикасы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннары бүлекчәләре бәйрәм чараларының иминлеген тәэмин итү буенча барлык әзерлек чараларын тулысынча үтәделәр.
Россия көне уңаеннан чаралар уздыру урыннарының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен күзәтчелек эшчәнлегенең территориаль бүлекчәләреннән, янгын-коткару бүлекчәләреннән һәм Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясеннән 17 кеше һәм 2 берәмлек техника җәлеп ителәчәк.
Чараларны уздыру урыннарының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен республиканың территориаль янгын сүндерү һәм коткару гарнизоныннан 949 кеше һәм 117 берәмлек техника җәлеп ителәчәк.