Халыкара балаларны яклау көнендә КСДИ яшь инспекторлары Чистай шәһәренең Скарятин паркында «суда куркынычсызлык» дигән профилактик акция үткәрделәр. Акциянең төп максаты-шәһәр халкының игътибарын суда куркынычсызлык чараларын үтәүгә җәлеп итү. Балалар өлкәннәргә һәм яшьтәшләренә җәйге чорда суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр, белешмәлекләр тараттылар һәм суда куркынычсыз җәй теләделәр.