Соңгы тренировка шушы көннәрдә «Транснефть-Прикамье» АҖнең ныклыгын тикшерде.
Куәтле товар-тоз паркы, күп күләмдә саклана торган нефть белән очраклы гына Татарстанның янгынга каршы иң зур бүлекчәсенең шәхси составына ышанып тапшырылмый. Чөнки аның әһәмияте бәяләп бетергесез. Ул компания эшчәнлегенең бөтен системасында иң мөһимнәреннән берсе булып тора. Монда күп чакрымлы юлын елына миллион тонна нефть башлыйлар. Ә Ромашкино һәм Әлмәт РНУ резервуар паркының гомуми күләме 800 мең кубометрдан артып китә. «Калейкино» НПСы горурлыгы булып биш резервуар-гөмбәз түбәләре һәм алюминий эретмәләрдән понтонлы. Шундыйларның берсенә ашыгыч янгын ярдәме кирәк тә иде.
Өйрәнүләрнең җитәкчесе сүзләренә караганда, куелган бурычларны үтәү дәрәҗәсе янгын сүндерүчеләрнең лаеклы осталыгын күрсәтте. Ул шәхси составның тактик һәм практик әзерлегеннән канәгать калды. Янгын сүндерүчеләр һәм объект персоналы гамәлләренә Мәскәүдән килгән мактаулы кунак – «Транснефть» ГАҖ янгын куркынычсызлыгы бүлегенең әйдәүче белгече Денис Бастриков та югары бәя бирде.
Юлия Григорьева, ”ТР буенча ФПС ДП идарәсе" ФГБУ Әлмәт филиалы-ДЯХ отряды матбугат хезмәте