Шушы көннәрдә Галина Кузьмина 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән котларга Минькино хуторына хезмәттәшләре һәм ветераннар оешмасы вәкилләре килгән иде. Кунаклар юбилярга бүләкләр һәм отряд начальнигы Камил Шиһапов исеменнән нык сәламәтлек һәм иминлек теләп Рәхмәт хаты тапшырдылар. Җылы дустанә чәй өстәле артында хезмәттәшләр үзләренең сугышчан иптәшләрен искә алдылар. ЭКБ-37 каравыл начальнигы Валерий Кузнецов автоном төтен хәбәрчесе куйган. Ә отрядның ветераннар оешмасы рәисе Владимир Матвеев Галина Даниловнаны туган ягының 2023 елда билгеләп үтеләчәк 50 еллыгын бәйрәм итүдә катнашырга чакырды.