Су коену сезоны вакытында республикада 61 пляж ачылачак

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

    1 июньнән су объектларында муниципаль берәмлекләрдә җыелма мобиль патруль төркемнәре эшли башлаячак. Алар составына җирле үзидарә органнары вәкилләре, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан СКҖ хезмәткәрләре керәчәк. 
    Бу төркемнәрнең бурычларына халык белән әңгәмәләр үткәрү, белешмәлекләр тарату, кирәк булганда моның өчен җайлаштырылмаган урыннарда су коенуны тыю турында аншлаглар урнаштыру һәм закон бозучыларны җаваплылыкка тарту керә.
Муниципаль берәмлекләрдә пляжларны әзерләү һәм ачу эшләре 2022 елның 1 июненнән бирле алып барыла. Әлегә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең КСДИ Үзәгендә 49 Пляж исәптә тора.
    Агымдагы коену сезонында 10 муниципаль берәмлектә: Яшел Үзән, Ютазы, Биектау, Чистай, Әлки, Нурлат, Спас, Югары Ослан, Лениногорск, Буа муниципаль районнарында 13 яңа пляж ачу көтелә. Барлыгы Татарстан Республикасында бу сезонда 61 пляж ачу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International