Узган атнада Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалының федераль янгынга каршы хезмәт отряды хезмәткәрләре өстәл теннисы һәм баскетбол буенча шәһәр турнирларының дәрәҗәле трофейларын яуладылар. Ярышлар Түбән Кама предприятиеләре һәм оешмалары физик культура коллективлары арасында үткәрелгән спартакиада кысаларында узды.
93 нче ПСЧ начальнигы урынбасары Искәндәр Сингатуллин җитәкчелегендәге баскетбол җыелма командасы Сәламәтлек саклау идарәсе, мәктәпкәчә белем бирү идарәсе һәм «Евробетон» предприятиесе командаларын җиңде.
ЭКБ-93 янгыннарын профилактикалау бүлеге инженеры Әсхәт Сәхәетдинов җитәкчелегендә янгын сүндерүчеләр командасы барлык көндәшләрен дә җиңеп, 2 лига командалары арасында Түбән Кама чемпионы дип танылды.
Бу атнада шәһәр Спартакиадасы җиңел атлетика кроссы һәм шахмат турниры белән дәвам итәчәк. Аларда Татарстан Республикасы буенча Түбән Кама филиалы Федераль янгынга каршы хезмәт отрядының иң көчле спортчылары да катнашачак.