Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ биш меңнән артык хезмәткәре Татарстан Республикасының барлык шәһәрләрендә узган «Үлемсез полк» иҗтимагый акциясендә катнашты.
Дистәләрчә мең кеше катнашында иң күп санлы демонстрация узган Казанда фронтовик туганнарының портретларын гадәттән тыш ведомствоның йөзләгән хезмәткәрләре алып барды. Алар арасында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин да бар иде.
"Үлемсез полк" - ул Бөек Җиңүгә багышланган акция генә түгел, ул безнең хәтер. Ирекле, гадел, шәхси. Хәтер чор турында түгел, ә якын кеше турында. Традицияләрне бозмыйча, «Үлемсез полк» составында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе, Федераль янгынга каршы хезмәт отрядлары һәм башка буйсынудагы бүлекчәләр хезмәткәрләре узды. Геройларның токымнары сугышны берләштерүче туганнары - офицерларының һәм рядовойларының портретларын күтәреп уздылар.