Куйбышев сусаклагычында язгы тутыру дәвам итә. Узган тәүлек эчендә сусаклагычта су дәрәҗәсе 11 – 60 см артты.
Түбән Кама сусаклагычының күпчелек өлешендә узган тәүлек эчендә су дәрәҗәләре 1-5 см артты, бары тик сусаклагычның якын өлешендә генә су дәрәҗәсе тәүлек эчендә 3-5 см кимеде.
Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында төрле интенсивлыктагы боз дрейфы дәвам итә.
Узган тәүлекләрдә Кама буе һәм Актай елгаларының күпчелегендә су дәрәҗәләре күтәрелүе билгеләп үтелде, ул 7 см дан 67 см кадәр тәшкил итте.