Куйбышев сусаклагычында язгы тутыру дәвам итә. Узган тәүлек эчендә Идел участогында су дәрәҗәсе 11-25 см, сусаклагычның Кама участогында 18 – 75 см. артты.
Түбән Кама сусаклагычында узган тәүлек эчендә су дәрәҗәсе 2 – 13 см. артты.
Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында төрле интенсивлыктагы боз дрейфы дәвам итә.
Тәүлеклек 10 см интенсивлыгы булган су дәрәҗәләренең язгы күтәрелеше Нократ елгасында дәвам итә. Республиканың калган елгаларында ташкыннарның кимүе күзәтелә. Елгаларда су дәрәҗәсе куркыныч күрсәткечләрдән шактый түбәнрәк.