5 йорт яны участокларын су басуы контрольдә тотыла

2022 елның 17 апреле, якшәмбе

    Киба елгасында кар күп яву сәбәпле, су дәрәҗәсе күтәрелде, нәтиҗәдә, Питрәч муниципаль районының Кибәче т.п. Кооперативная урамы буенча 5 йорт яны участогы су астында калды.
    Урынга Питрәч янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының оператив төркеме килде. Икътисад һәм социаль өлкә объектларына су басу куркынычы юк. Халыкны эвакуацияләү таләп ителми. Су белән тәэмин итү кагыйдәләре бозылмаган, үзәк суүткәргеч бар. Районда су басу дәрәҗәсенең торышын контрольдә тоту буенча мониторинг планлаштырылган-тәүлеккә 3 тапкыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International