16 апрельдә 11 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр язгы ташу хәле мониторингы вакытында оператив төркемнәр су дәрәҗәсе артуга бәйле рәвештә дүрт автомобиль юлының (Биектау, Мамадыш, Питрәч) участогы һәм Мамадыш, Биектау, Питрәч районнарында 59 йорт яны участогы су басуын ачыклаган.
Җирле янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннарының оператив төркемнәре мәгълүматлары буенча, барлык очракларда да торак йортлар һәм социаль әһәмияткә ия объектлар су басу зонасына эләкми. Халыкны эвакуацияләү таләп ителми. Торак пунктларның яшәешен тәэмин итүдән киселгәннәре юк.