Куйбышев сусаклагычында язгы тутыру дәвам итә. Узган тәүлек эчендә Татарстан территориясе чикләрендә су дәрәҗәсе 10-22 см. га артты.
Түбән Кама сусаклагычының күпчелек өлешендә су дәрәҗәсе тәүлек эчендә 3 – 7 см. га кимегән, сусаклагычның якын өлешендә су дәрәҗәсе тәүлек эчендә 1 см. га арткан.