Җирле янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннарының оператив төркемнәреннән алынган мәгълүматларга караганда, Биектау районының Чыпчык авылында 3 йорт яны участогы (бакчалар), Столбище авылында урам челтәре, Лаеш районының «Озерная долина» торак комплексы су баскан. Барлык очракларда да торак йортлар һәм социаль әһәмияткә ия объектлар су басу зонасына эләкми. Халыкны эвакуацияләү таләп ителми. Торак пунктларның яшәешен тәэмин итүдән киселгәннәре юк.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәге вәзгыятьне контрольдә тота.