13 апрель көнне сәгать 12.30 оператив төркем тарафыннан, язгы ташу хәле мониторингы вакытында, Кече Чирмешән елгасында күп кар яву сәбәпле, Әлки муниципаль районының Иске Камка торак пунктында Мельничная урамы буенча юл полотносының су басуы ачыкланды.
Урынга Әлки янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының оператив төркеме килде.
Районда су басу дәрәҗәсенең торышын контрольдә тоту буенча тәүлегенә 3 тапкыр мониторинг планлаштырылган.