«Нижнекамскнефтехим» ГАҖнең «Факел» спорт залында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Традицион беренчелектә Түбән Кама янгын саклау отряды составында янгын-коткару частьләре саны буенча 14 команда катнашты.
Өч кешедән торган командалар әйләнеш системасы буенча ике төркемдә очколар өчен көрәштеләр. Аннан соң турнир таблицаларында тиешле позицияләрне яулаган коллективлар йомгаклау урыннары өчен көч сынаштылар. Алтын - ЭКБ-93. Көмеш - ЭКБ-90. Ярышларның бронза медален ЭКБ - 57 командасы яулады.