Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалы Федераль янгынга каршы хезмәт отрядының шәхси составы «Россия сугышчысына бүләк» Бөтенроссия акциясендә катнашты.
Ундүрт янгын сүндерү-коткару бүлекләренең ирекле иганә акчасына 200 килограммнан артык беренче кирәк-яраклар, гигиена һәм азык-төлек сатып алынган. Формалаштырылган посылкалар бүген Украина территориясендә хезмәт бурычын үтәүче Россия Федерациясе хәрбиләренә җибәрү өчен Түбән Кама шәһәренең солдат аналары комитетына тапшырылды.