Куркынычсызлык дәресләре мәктәп укучылары өчен генә түгел, ә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен дә

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

    8 нче янгын сүндерү һәм коткару отряды хезмәткәрләре «Гөлчәчәк» балалар бакчасында янгын-куркынычсызлык кагыйдәләре буенча чираттагы дәрес үткәрделәр. Балалар янына кунакка 52 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Малышкин һәм янгыннарны профилактикалау бүлегенең өлкән инспекторы Резедә Йосыпова килде. 
    Кечкенә тыңлаучыларга янгын сәбәпләре турында сөйләделәр, янгын килеп чыкмасын өчен нишләргә һәм йортың яки фатирың янган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар.
    Дәрес ахырында барлык балаларга да янгын куркынычсызлыгы тематикасына рәсемнәр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International