Янгын белдерүченең сигналын ишетеп, социаль хезмәткәр янган йорттан 84 яшьлек хатын-кызны коткарган

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

    6 апрель иртәсендә Азнакай районы Югары Стәрле авылының Октябрьская урамы, 5 нче шәхси торак йортында янгын чыгу турында хәбәр килде. 
    Азнакай шәһәренең "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Алсу Миргазиян кызы Хөҗәтова өлкән яшьтәге гражданнарны йөреп чыга иде. Урамнан хәбәрченең тавышын ишетеп, күршеләре белән бергә янган йорттан 1938 елда туган хатын-кызны коткара. Хатынны тән пешүе белән, Азнакай РҮХ озаталар. Янгынның сәбәбен дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре билгеләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International