24 мартта ГТХМ белгечләре Питрәч районының Чирмешән авылында Ушна елгасындагы боз хәлен мониторинглау өчен пилотсыз авиация системасын кулландылар.
Чирмешән авылы халкының тормыш-көнкүрешен һәм иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча кичекмәстән чаралар күрергә тәкъдим ителде, әлеге мәгълүмат оператив дежурлар аша Питрәч районы башкарма комитетына җиткерелде.
Бүген Теләче районы Екатериновка авылында Кече Мишә елгасындагы боз торышын мониторинглау өчен пилотсыз авиация системасын куллану планлаштырыла.