Мәҗбүри күченүчеләр өчен янгын хәбәрчеләре һәм сүндергечләре

2022 елның 25 марты, җомга

    Үз тормышларын һәм якыннарының гомерен саклап калырга өндәү белән ГТХМ хезмәткәрләре һәм Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте белгечләре чыгыш ясый. Алар чакырып кына калмыйча, күп балалы гаиләләрнең, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне, инвалидларны өйләренә һәм фатирларына кирәкле приборларны үзләре дә түләүсез урнаштыралар.
    Чираттагы инициатива белән Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм БИЯҖ Татарстан Республика бүлеге җитәкчелеге чыкты. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, ДНР һәм ЛНРдан килгән гражданнарның вакытлыча яшәү урыннарына автоном янгын хәбәрчеләре белән җиһазландыру турында Карар кабул ителде.
    Хәбәрчеләр урнаштырудан тыш, мәҗбүри күченүчеләргә ут сүндергечләр – теләсә кайсы йортта булырга тиешле беренчел янгын сүндерү чарасы бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International