«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ белгечләре Яшел Үзән районы территориясендә авариягә каршы комплекслы тренировка үткәрделәр. Өйрәнүләрнең темасы: "Казан – Йошкар-Ола магистраль газүткәргеченең алга таба януы".
Аварияләрне локальләштерү һәм бетерү буенча эшләнгән чаралар планы нигезендә, беренче булып урынга янгын хезмәтенең дежур бүлекчәләре килә. Янгынны тулысынча бетергәннән соң, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ җитештерү идарәсенең авария-коткару формалашуы эшкә керешә.
Җайга салынган уртак гамәлләр нәтиҗәсендә шартлы авария локальләштерелде һәм минималь вакыт эчендә бетерелде.