Идел буе федераль округында язгы ташуга һәм табигый янгыннарга әзерлек буенча ведомствоара комиссия утырышында фикер алыштылар

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

2022 елның 16 мартында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Видеоконференцияне  Игорь Паншин алып барды. Утырышта катнашучылар язгы ташуны һәм ташкынны имин үткәрүне тәэмин итү, шулай ук торак пунктларны, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын табигый янгыннардан саклау мәсьәләләрен карадылар, алымнарны һәм эшчәнлекнең төп юнәлешләрен, шул исәптән Идел буе федераль округы төбәкләре тәҗрибәсен исәпкә алып эшләргә кирәклеген билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International