Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Бәллүр йолдызчыклар»Бөтенроссия фестиваль-конкурсының беренче (төбәк) этабын уздыра.
«Бәллүр йолдызчыклар» Бөтенроссия фестиваль - конкурсы балаларның иҗади эшчәнлегенә ярдәм итү һәм үстерү, Россия Федерациясе субъектларының мәдәни традицияләрен үстерү, балалар һәм яшүсмерләр иҗаты өлкәсендә милләтара һәм төбәкара элемтәләрне үстерү, гаилә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан үткәрелә.
Конкурста дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм Россия ФСПХ хезмәткәрләренең балалары, шулай ук Россия Федерациясе, Россия Федерациясе субъектларының хокук саклау һәм башка дәүләт органнары хезмәткәрләренең балалары катнаша.
Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, сезнең хезмәткәрләрнең балаларына конкурста катнашырга тәкъдим итәбез.
Тулырак мәгълүмат: https://mchs.tatarstan.ru/index.htm/news/2064078.htm