Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Ут белән балалар шаяруы, элеккечә үк, янгын чыгу сәбәпләренең берсе булып кала бирә. ГТХМ хезмәткәрләре һәм БИЯҖ ТРБ Яшел Үзән районара бүлеге хезмәткәрләре ел дәвамында белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә дәресләр үткәрә.
Чираттагы дәресне Яшел Үзән шәһәренең «Елочка» балалар бакчасында «Искорки» төркеме тәрбияләнүчеләре белән оештырдылар. Нәкъ менә шушы төркем балалары даими рәвештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнәләр һәм янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар һөнәре турында беләләр. Балалар бакчасында чираттагы дәрес барышында балаларга янгын сәбәпләре турында тагын бер кат искә төшерделәр, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар. 
Белгечләр сүзләренә караганда, мондый дәресләрнең төп максаты – янгыннарны кисәтү һәм балаларның утта үлүенә юл куймау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International