1 март көнне бөтен ил буенча Бөтенроссия ТИН дәресе кысаларында, Бөтендөнья гражданнар оборонасы көненә багышланган, гражданнар оборонасы буенча дәресләр узды. Менделеевск шәһәренең 1 нче мәктәбендә «Аммоний» АҖ ГО һәм ГХ штабы башлыгы Владимир Шалаумов өлкән сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде.
Шул ук мәктәпнең урта сыйныф укучылары өчен ачык дәреснең иң мөһим темаларыннан берсе янгын куркынычсызлыгы да булды. Балалар янгыннан саклану ысуллары белән таныштылар, янгын вакытында ничек дөрес эш итәргә, фаҗига нәтиҗәләрен булдырмас өчен.
Танып-белү дәресендә алган белем балаларга физика фәнендә тиешле теманы яхшырак үзләштереп кенә калмыйча, радиация яки янгын белән бәйле ашыгыч ситуациядә ориентлашырга да ярдәм итәчәк.