Балалы гаиләләр ГТХМ хезмәткәрләренең аерым контролендә

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Сарман районында профилактика төркеме әгъзалары Яхшы Каран, Татар Карамалы, Рангазар һәм Александровка авылларында яшәүче күп балалы һәм имин булмаган гаиләләрдә булдылар. Профилактик төркемнең бурычы-әлеге гаиләләр нинди шартларда яши, ә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өйләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешенә, электр үткәргечләрнең, газ җиһазларының, мичне җылытуның нинди халәттә булуына игътибар итү.
Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге өлкән сорау алучысы Руслан Быренков элек билгеләнгән автоном төтен янгын хәбәрчеләренең булуын һәм эшкә сәләтлелеген тикшерде.
Әлеге рейд барышында балалар яшәгән урыннарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очраклары ачыкланмады, ә гражданнар көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча яхшы белемнәрен күрсәттеләр.
Янгыннарны профилактикалау, шулай ук аларда кешеләрнең һәлак булуы һәм имгәнүләре мәсьәләләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгының даими контролендә тора, һәм бу юнәлештә эш бер генә көнгә дә туктатылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International