10 февральдә 19 сәгать 29 минутта Баулы районының Хансверкино авылындагы Совет урамы, 61 нче йорт адресы буенча урнашкан бер катлы бүрәнә йортының януы турында хәбәр килде.
Янгын нәтиҗәсендә йортның түбәсе янды һәм кухняның эчке отделкасы (2 кв.м) өлешчә зыян күрде, янгынның гомуми мәйданы 72 кв. м. тәшкил итте. Янгынның якынча сәбәбе-электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Автоном янгын хәбәрчеләре үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде. Шулай итеп, 2016-2021 елларда торак йортларда (фатирларда) булган янгыннарның 86 очрагында янгын хәбәрчеләре эшләү нәтиҗәсендә йортта яшәүчеләр үз вакытында янгын чыгу турында хәбәр иттеләр, бу 174 кешенең, шул исәптән 66 баланың гомерен саклап калган.