Республикада ДЯХ инспекторларының халык белән очрашулары дәвам итә

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Саба муниципаль районында, бөтен республика кебек үк, халык белән очрашулар һәм гражданнар җыеннары дәвам итә. Аларның һәркайсында федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре катнаша.
Олы Кибәче һәм Иске Икшермә авыл җирлекләрендә гражданнар белән очрашуларда Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләрнең районара бүлеге начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Айнур Галимуллин катнашты, ул халыкка янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат җиткерде.
Гражданнар янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә зур игътибар бирәләр. Иң актуаль темалар-иртә стадиядә яну чыганакларын кисәтү, ачыклау һәм оператив бетерү мәсьәләләре, аерым алганда – янгын куркынычсызлыгының элементар таләпләрен үтәү. Оешма җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә, гражданнарга янгынга каршы дәүләт инспекторлары чираттагы тапкыр янгынга каршы датчиклар сатып алу һәм урнаштыруга мохтаҗ булган очракта, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тәкъдим иттеләр.
ГТХМ хезмәткәрләре белән очрашуларда 60тан артык граждан катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International