2022 елның 4 һәм 5 февралендә кар, юеш кар рәвешендәге көчле явым-төшем нәтиҗәсендә, һаваның тискәре температуралары фонында халык арасында кар массалары һәм биналарның түбәләреннән боз төшү һәм гражданнар мөлкәтенә матди зыян китерү белән бәйле бәхетсезлек очраклары (имгәнүләр) барлыкка килү ихтималы бар. Игътибарлы булыгыз!
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе республика халкына игътибарлы һәм сак булырга, урамнар буенча хәрәкәт иткәндә йортлардан ераграк торырга, алар янында автотранспортны калдырмаска киңәш итә.