2022 елның 31 гыйнварында һәм 1 февралендә Татарстан Республикасында һава температурасы уңай билгегә кадәр күтәрелеп, кар, юеш кар рәвешендәге явым-төшем белән һава торышы циклоник характерда булыр дип көтелә.
Күп яуган явым-төшемнәр һәм зур кар җыелу халык арасында кар массалары һәм биналарның түбәләреннән боз төшү, гражданнар мөлкәтенә матди зыян китерү, биналарның һәм корылмаларның түбәләре җимерелү белән бәйле травматизмга китерергә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе республика халкына игътибарлы һәм сак булырга, урамнар буенча хәрәкәт иткәндә йортлардан ераграк торырга, алар янында автотранспортны парковкаламаска киңәш итә.