Янгыннарны кисәтү максатыннан Яшел Үзән районы буенча надзор эш һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторлары 8 янгын сүндерү һәм коткару отряды хезмәткәрләре белән берлектә Яшел Үзән шәһәренең күп фатирлы торак йортлары буенча уртак рейдлар үткәрә.
Чираттагы рейдны Татарстан урамындагы 25 нче коридор тибындагы йортта оештырдылар, анда шушы көннәрдә янгын чыккан. Профилактик рейд барышында күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары йортларда яшәүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмәләр үткәрделәр, белешмәлекләр тапшырдылар, ут белән эш итүдә сак булырга кирәклеге турында искәрттеләр.
Хәлне тотрыкландыру максатыннан без ел саен «торак»профилактик операциясе үткәрәбез. Моннан тыш, халыкка үз фатирларында һәм йортларында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырырга киңәш итәбез, алар куркыныч булган очракта башланган янгын турында вакытында хәбәр итә һәм кешеләрнең гомерен саклап кала ала.