БИЯҖнән балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен янгынга каршы ликбез

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

БИЯҖ инструкторы 85-нче номерлы «Карусель» балалар бакчасы тәрбиячеләренә, төрле методик кулланмалар һәм шәхси мисал кулланып, балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә дөрес һәм аңлаешлы итеп өйрәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Чөнки балалар утның нинди куркыныч янавын аңларга тиеш.
Камил Равилевич тәрбиячеләрне балаларга 112 һәм 101 телефоннарының мөһим номерларын ешрак искә төшерергә чакырды. Әңгәмә кызыклы һәм эчтәлекле булды. Балалар бакчасы хезмәткәрләре алга таба үз эшләрендә файдаланачак файдалы мәгълүмат алдылар. Чара нәтиҗәләре буенча инструктор тәрбиячеләргә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International