УРМАН БЕТЕ ТОРМЫШЫННАН
Урман бете 2-3 ел яши. Өлкән урман бетләре көз һәм яз айларында зур урман хайваннарына ябышып аларның каннарын суыралар. Аннан ана бетләр җиргә йомырка салалар. Берничә атнадан йомыркадан личинкалар- җитлекмәгән бетләр барлыкка килә. Яз һәм җәй айларында вак хайван, тычканнар каны белән туеналар. Икенче елның язында нимфага әверелеп яңа үсеш стадиясе үтә һәм зур беткә әверелә.
Шулай ике еллык яшәү циклы дәвамында личинкалар һәм нимфалар зарарланган тычкан каны эчеп Лайм авыруы күчерәләр. Боррели зарарланган бет тукымасында бик тиз үрчи. Зарарланган бетләр башка иычканнарга, хайваннарга, шулай ук кешеләргә инфекция тарата.
ЭНЦЕФАЛИТ УРМАН БЕТЕ –ТАБИГАТЬ ДОШМАНЫ
Иксод бете боррелиоз (Лайм-боррелиоз) -
чагыштырмача яңа табигый вируслы авыру, бет тешләгәндә ми эшчәнлеген параличлый. Бу авыруны узган гасырның 70нче елларында Америка һәм Көнбатыш Ауропа галимнәре ача. Авыруның исеме шәһәр исеменән алына Лайм (АКШ).1975 елда беренче тикшерү башлана. Авыруны тудыручы-боррелия.
Россияда Лайм авыруы 1992 елда теркәлә 1993 елгы күрсәткечләр буенча Россияда Лайм боррелиоз авыруы белән авыручылар саны йөз меңгә 10-13 очрак күзәтелә.
Шулай да әлеге күрсәткечләр шактый киметелгән, чөнки бу потологиянең диагностик лаборатор күрсәткечләре түбән дәрәҗәдә булган.
Бу чир кешегә берничә очрак белән күчә.
Инкубация чоры - 7-14 көн
Үлү очрагы - 50%
Урман бете тешләвеннән саклану кагыйдәләре
> Киенгәндә чалбар балагын оекбаш эченә кыстырыгыз, ә күлмәкне чалбар эченә. Оекбашның резинкасы кысан булсын, чөнки бетләр оекбаш белән чалбар кыстырган урыннан эчкә керергә мөмкин. Җиң һәм чалбар манжетлары йомшак һәм салынып торырга тиеш. Башны яулык яки капюшон белән каплагыз. Гомумән әйткәндә, өстегезне күбрәк кием белән капларга тырышыгыз.
> Һәрбер 15 минут саен бер-берегезне тикшереп торыгыз.
АНЫ ДӘВАЛАП БУЛАМЫ ?
Лайм авыруы антибиотикларга тиз бирелә. Иртәрәк дәваларга тотыну уңай нәтиҗә бирә. Профилактик вакцина ясалмый. Бердәнбер юл үз-үзеңне урман бетеннән саклау.