Яше - өченче, урыны - икенче!

2021 елның 5 декабре, якшәмбе

Әлмәт «Мирас» спорткомплексында пенсионерлар арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган Х Спартакиада кысаларында йөзү буенча ярышлар узды. Призерлар арасында янгын сүндерү хезмәте ветераннары да бар.
Барлык катнашучылар да ирекле стиль белән 50 метр дистанцияне йөзделәр. Шәһәрнең кырыкка якын хәрби пенсионеры арасында 10 оешмадан, традиция буенча, Әлмәт филиалы вәкилләре дә бар иде. Алар-27 янгын сүндерү һәм коткару частеннән отставкадагы капитаннар Николай Степанов һәм Иван Сабаев. Йөзү нәтиҗәләре буенча соңгысы мактаулы икенче урынны алды.

Юлия Григорьева, ”ТР буенча ФПС ДП идарәсе" ФГБУ Әлмәт филиалы-ДЯХ отряды матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International