Россиянең иң яхшы янгын сүндерүчесе дип Әлмәттән эчке хезмәт сержанты Владимир Кожеманов танылды

2021 елның 3 декабре, җомга

Эчке хезмәт сержанты Владимир Кожеманов уңышлы нәтиҗәгә иреште һәм 2021 елда Россия ГТХМның ел саен үткәрелә торган «Батырлык йолдызлыгы» фестивале нәтиҗәләре буенча «иң яхшы янгын сүндерүче» титулын яулады. Иң яхшы янгын сүндерүче Татарстанның нефть төбәге башкаласында Әлмәт шәһәрендә яши һәм 65 нче янгын сүндерү һәм коткару частендә хезмәт итә. 
Янгын сүндерүче-коткаручы Владимир Кожеманов икенче омтылыштан «Батырлык йолдызлыгы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының өстенлеген яулады. 2019 ел нәтиҗәләре буенча ул «иң яхшы янгын сүндерүче» смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча икенче урынны алып, мактаулы трофейдан бер адымга тукталды. Быел аңа бәхет елмайды һәм ул лаеклы урынын алды.
Смотр-бәйгенең беренче көнендә-теория. Тест үз эченә беренче ярдәм күрсәтү, авария-коткару эшләре, техник-тактик әзерлек темаларын алган 20 сораудан торды.
Конкурсның икенче көнендә физик әзерлек смотры узды.
Янгын саклауда хезмәт иткән чорда мөмкин булганча барлык үткәрелә торган спорт чараларында һәм конкурсларда катнаша. «Россия чаңгы юллары» һәм «Милләтләр кроссы» спорт-массакүләм чараларында даими катнаша. Кама һәм Бөгелмә марафоннарында TIMERMAN сериясендә чаңгы узышлары буенча катнашучы. Хезмәттән буш вакытта республика күләмендәге спорт чараларында даими катнаша. Хатынлы. Ике бала тәрбияли.
 
Руслан Фәтхетдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International