Куркынычсызлык дәресе

2021 елның 26 ноябре, җомга

Янгын куркынычсызлыгы чараларын агитацияләү һәм пропагандалау, мәктәп укучыларында өйдә, мәктәптә, урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, янгын сүндерүчеләр эшенә кызыксыну уяту, ут белән саксыз эш итү нәтиҗәләре турында нәтиҗәләр ясау-болар барысы да Зәйнең 4 нче мәктәбендә Тормыш иминлеге нигезләре дәресен үткәрүдә төп бурыч булды. 
Мәктәпнең актлар залында 5 һәм 11 сыйныф укучылары өчен «Янгын куркынычсызлыгы»темасына ачык дәрес үткәрелде.
Дәрес барышында унберенче сыйныф укучылары белән булачак һөнәри юнәлеш бирү буенча әңгәмә үткәрелде, һәм ГТХМ хезмәткәрләре балаларга Россия ГТХМ югары уку йортларына керү шартлары турында сөйләделәр. Шулай ук барлык катнашучыларга утның куркынычлыгы һәм файдасы турында сөйләделәр һәм видеофильм күрсәттеләр. Янгын яки мәктәп бинасында төтенләнгән очракта, фатирда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында гыйбрәтле әңгәмә үткәрелде. Беренчел янгын сүндерү чараларыннан ничек дөрес файдалану күрсәтелде.  
Бу чарада барлыгы 95 кеше катнашты.
              
Шәрипова К. Г.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International