Хөрмәтле коллегалар, кадерле ветераннар!
Сезне Гражданнар оборонасы көне белән котлыйм!
89 ел эчендә гражданнар оборонасы үзенең формалашу һәм үсеш юлын узды. Халыкны яклау эшенә ул Бөек Ватан сугышы елларында аеруча зур өлеш кертә. Аның исәбендә йөзләгән мең ликвидацияләнгән янгын, бомбардировкаларның нәтиҗәләре, мең километр торгызылган тимер юллар бар.