ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Казан шәһәре Совет районы буенча Күзәтү эшләре бүлегенең хезмәткәрләре пиротехника әйберләрен сатуда кагыйдәләр үтәмәүләрне табу буенча уртак рейд үткәрделәр. Дәүләт күзәтү инспекторларына үтәмәүләрне табуда җәмәгатьчелек вәкилләре, журналистлар, шулай ук "Бердәм Русия" партиясенең активистлары булышкан. 

Кадерле хезмәттәшләр! Хезмәтегез, югары һөнәри осталык һәм үзегезне куркыныч астына куярга әзер булган өчен, йөз меңләп коткарылган гомерләр өчен рәхмәт!

Безнең эш нәтиҗәләре Русия ГТХМ барлык русиялеләрнең иминлеген максималь яхшы тәэмин итүне расларга мөмкинлек бирә, шул ук вакытта Русия ГТХМ киләчәккә ышанычлы итеп карый һәм динамик рәвештә үсә!

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International