Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Казан шәһәре Совет районы буенча Күзәтү эшләре бүлегенең хезмәткәрләре пиротехника әйберләрен сатуда кагыйдәләр үтәмәүләрне табу буенча уртак рейд үткәрделәр. Дәүләт күзәтү инспекторларына үтәмәүләрне табуда җәмәгатьчелек вәкилләре, журналистлар, шулай ук "Бердәм Русия" партиясенең активистлары булышкан.