ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 26 нчы гыйнварында 00 сәгать 01 минутта Иске Чүпрәле авылында урнашкан “Дом детского творчества” балаларга өстәмә белем бирү йортында янгын турында хәбәр килгән. Сигнал килгәннән соң 3 минутта янгын сүндерү бүлекләре урында булган, ә 00.08 дә янгынны бөтенләй сүндергәннәр. Бүлекләрнең җитез гамәлләре нәтиҗәсе буларак, янгын мәйданы 2 кв. метр тәшкил иткән. Янгын килеп чыгуның сәбәбе – электр җиһазны техник куллану кагыйдәләрен үтәмәү.

24 гыйнварда төнлә Кама Тамагы районында Куйбышев затоны шәһәр төрле бистәсендә ирекле янгын сүндерүчеләр янгыннан шәхси торак йортны саклап калганнар. Тагын бер мунчаны ирекле янгын сүндерүчеләр Тукай районы Боерган авылында сүндергәннәр.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең көчләре һәм чаралары комплекс күнегүдә катнашкан. Анда Русия ГТХМ территориаль органнары, аэромобиль төркемнәр һәм эзләү-коткару бүлекләре Үзәк һәм Идел буе регионнарының РСЧС территориаль һәм функциональ система асларының идарә итү органнары белән табигый һәм техноген үзенчәлектәге гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычлыгы вакытында җаваплау сораулары эшкәртелгән. Күнегүләрдә 204 кеше һәм 29 берәмлек техника катнашкан, шул исәптән Русия ГТХМ нан 156 кеше һәм 17 берәмлек техника.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 33 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 2, ялган чакыру буенча – 14, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 6. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар – 2, милекнең төрлек формалары – 2.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International