Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең көчләре һәм чаралары комплекс күнегүдә катнашкан. Анда Русия ГТХМ территориаль органнары, аэромобиль төркемнәр һәм эзләү-коткару бүлекләре Үзәк һәм Идел буе регионнарының РСЧС территориаль һәм функциональ система асларының идарә итү органнары белән табигый һәм техноген үзенчәлектәге гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычлыгы вакытында җаваплау сораулары эшкәртелгән. Күнегүләрдә 204 кеше һәм 29 берәмлек техника катнашкан, шул исәптән Русия ГТХМ нан 156 кеше һәм 17 берәмлек техника.