Россия янгын сүндерүчеләр көне уңаеннан 67нче кадет мәктәбендә куркынычсызлык көнен уздырдылар. Янгын сүндерүчеләр укучыларга ачык дәрес үткәрделәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 119 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 29 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 50 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын, бакча йортында – 3 янгын, транспорт чараның – 1 янгын. 1 кеше зарар күрән, 4 кеше коткарылган.