Бүген Су спорт төрләре дөнья чемпионатында 27 метрлык манарадан суга сикерү буенча ярышлар башланды. Бу күбрәк хай-дайвинг дип таныла торган ярышлар чемпионатта иң тамаша, ләкин җәрәхәтләнү мөмкинлеге дә югары. “Казансу” объектында ярышларның иминлеген тәэмин итер өчен Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең 25 су астында йөзүчесе тартылган. Шулай ук кизүдә акватория буенча ГИМС Үзәгенең, ә җирдә Күзәтү эшләре идарәсенең һәм Федераль янгынга каршы хезмәтенең бүлекчәләре тора.
Бүген Россия ГТХМ да Министр Владимир Пучков җитәкчелегендә тематик селектор киңәшмә булды. Ул милек формаларына карамастан белем бирү оешмалары яңа уку елына хәзерләнүгә багышланган. Казанда селектор эшендә Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге башлыгы эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин катнашты.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 8 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 2 кеше һәлак булган.