ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан ш. Идел буе районы надзор эш инспекторлары көз һәм кыш вакытында өйдә җылыткыч приборларны кулланганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау турында пенсионерларга тагын бер тапкыр искә төшерделәр. Бу әңгәмә олылар ункөнлегенә багышланган һәм “Жилище-2014” бөтенроссия операциясе нигезендә оештырылган.

Транспорт чаралырында янгынны булдырмас өчен түбәндәге куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк:

- һәр автомобильдә төзек ут сүндергеч булырга тиеш (күмер кислоталы, порошоклы). Автомобильнең мотор бүлегендә өстәмә итеп янгын сүндерү җайланмасын корырга мөмкин (сулы, күбекле, аэрозолле);

- пассажирларны йөртер өчен билгеләнгән һәм шул максат өчен аерым ясалган автотранспорт чараларында ике ут сүндергеч булырга тиеш (күмер кислоталы яки порошоклы);

Гражданнар оборонасы буенча айлык нигезендә ТР буенча ПЧ-60 ОФПС-7 янгын сүндерүчеләр балалар өчен Ачык ишекләр көнен оештырдылар. Аңа №152 гимназиясе 6 нчы сыйныфы чакырылган иде. Әмәлнең азагында №152 гимназиясе сыйныфы һәм бүлекнең янгын сүндерүчеләре белән гомуми фотография ясалган иде.

Гражданнар оборонасы буенча айлык нигезендә ТР буенча янгынга каршы федераль хезмәт беренче отряды хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәре 31 нче урта гомумбелем мәктәпнең 8 “В” яшь коткаручылар профиль сыйныфы укучылары өчен белем киңәйтә торган дәрес һәм кызык очрашу оештырдылар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын,  электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International