ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2014 ел
җомга

2014 елның 9 июлендә Казан ш. Карьер авылының “Ветеран” бакча ширкәтендә янгын аркасында 1958 елда туган хатын һәм 2009 елда туган малай һәлак булды. Янгын килеп чыккан вакытта өйдә ике оныклары белән бергә әби булган иде, ата-аналары эштә иде. 2000 елда туган икенче бала участокта йөргәнгә һәлакәттән котыла алды. Янгынның алдан сәбәбе ут белән саксыз эш итү дип исәпләнә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 67 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 1 тапкыр.  Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр приборларын кулланган вакыта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 2 янгын,  элекетр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. 0 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International